ЛЮБЛЮ Нижнюю Ошму!!! Группа для всех кто хотя бы раз был там и слышал о ней!!!

  • Подписчики: 544 подписчиков
  • ID: 7411465
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
открытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club7411465

Описание

Авылымда таңнар ямьле минем, Бәлки миңа шулай тоела. Туган авылым минем табигатьнең Иң түренә кереп сыенган. Авылымда таңнар сызылып ата, Офыклары алсу, шәмәхә. Күңелемә илһам биреп тора Авылымда минем һәрнәрсә. Авылымда таңнар нурга төрә Гүзәл табигатьне тагын да. Шул таңнарда гөлләр күзен ача Томан аша яшел болында. Су буенда үскән тал тирәкне Иртәнге җил назлап уята. Бар авылны алсу нурга төреп Авылымда минем таң ата. Каз бәбкәләр бергә каршылыйлар Иртә таңны елга буенда. Чума-чума алар коеналар, Юыналар инеш суында. Өй каршында сызылып таң атканда, Шомырт белән миләш сөйләшә. Күтәрелеп килгән кояш шунда: "Хәерле көн!" - диеп эндәшә. Авылымда таңнар ямьле минем, Әллә миңа шулай тоела. Авылымның иркә кочагында Табигать ул үзе сыенган. (Гулюса Гильмутдинова)